Бүген Татарстанда халыкара Экологик белем көненә багышланган чаралар булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты ярдәме белән Казанның 90нчы гимназиясе территориясендә 11 класслар өчен практик табигать саклау акциясе үткәрелде. Акция Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллинның тәбрик сүзе белән башланды.
90нчы гимназия территориясендә утырту өчен нарат үсентеләрен Шәһәр яны урман хуҗалыгының Матюшино базислы өйрәтү-тәҗрибә урман питомнигы биргән иде.
Шулай итеп, шәһәр экологиясен яхшыртуга бер өлеш кертелде, һәр бала мәктәп территориясендә үз агачын утыртты һәм арытаба ана тәрбияләп үстерәчәк.
Халыкара Экологик белем көнендә шулай ук 5нче лицей һәм 86нчы урта мәктәп территорияләрендә дә агачлар утыртылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте