Экологик белем көне алдыннан Әлмәттә «Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә экологик тәрбия бирүнең актуаль аспектлары» дигән семинар-практикум уздырылды

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 65нче “Ивушка” балалар бакчасы – Бала үстерү үзәгендә “Чүп-чар Җиргә төс түгел” дигән девиз астында “Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә “Эко-Мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасын тормышка ашыру аркылы экологик тәрбия бирүнең акту­аль аспектлары” дигән региональ семинар-практикум үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты. Семинар кысаларында “Чүп-чарны кыю куллана­быз” дигән эшләнмәләр күргәзмәсе һәм ташландык материаллардан ясалган стандарт булмаган әйберләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International