«Кара казучылар» төнлә ком чыгарган

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

8 май көнне кичке сәгать 7дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының кайнар телефонына Питрәч районы Тугаш авылы янында законсыз ком чыгарылу турында хәбәр керде. Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк территориаль идарә белгечләре, РФ МВДның Питрәч район бүлеге хезмәткәрләре шул урынга барып, законсыз карьер казу фактын раслады. Шул урында экскаватор һәм үзбушаткыч тоткарла­нып, район полиция бүлеге стоянкасына китерелде. РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану”) буенча административ беркетмә төзелде. Экологлар, алдан-ала исәпләү буенча, табигатькә 8 миллион сумнан артык зыян салынган дип саный. Аеруча зур күләмдә урлашкан өчен РФ Җинаять кодексының 158 статьясы буенча хөкем күздә тотыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International