Казанның Балалар экология-биология үзәгендә 1-16 май көннәрендә 2016 елгы халыкара “Парклар маршы” табигать саклау акциясенең шәһәр этабы үткәрелә, анда катнашуга барлык мәктәп балалары чакырыла.
Чараның юнәлешләре:
“Парклар маршы” хакимиятләрне, хәбәр чараларын, эшмәкәрләрне һәм барлык җәмгыятьне аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклауга җәлеп итү, халыкта табигый һәм мәдәни мирас белән горурлану хисләре уяту максатыннан үткәрелә торган халыкара акция булып тора.
Акция материаллары Мәскәүдәге Кыргый табигатьне саклау үзәгенә, Бөтенроссия репортажлар конкурсына җибәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте