Мөслим районында санитар-экологик икеайлык кысаларындагы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен Экология министрлыгы оештырган #ЭКОЯЗ2016 конкурсына йомгак ясалды. Анда Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мостакыймов, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Максим Михайлов, Мөслим район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов, совет аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов катнашты. Конкурста җиңүчеләр үзләренә инде “Халык контроле” кушымтасы салынган смартфоннар, планшетлар, шулай ук велосипедлар, чатырлар белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр:
“Экологик патруль” өчен:
Зөлфия Хәкимова (Мөслим лицее)
Илнар Миргалимов (Мөслим урта мәктәбе)
Азат Мирзаянов (Мөслим гимназиясе)Санитар-экологик икеайлыкта актив катнашкан өчен:
Илмир Җаббаров (ЦВР)
Рәшит Кирамов (Аграр колледж)
Айгөл Фәттахова (ДШИ)
Марат Кашапов (РДК)
Иреклеләр эшен оештырган өчен:
Эльвира Гәрәева (“Мизгел”)
Районны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә зур өлеш керткән өчен:
Рүзилә Байрханова (“БИО” МУП)
Министрлыкның матбугат хезмәте