Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан зоо-ботаника бакчасы вәкилләре Кабан күленә шул бакчада үстерелгән ике ысылдык аккош җибәрде.
Акция социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен республика бюджетыннан субсидияләр ал хокукына Экология министрлыгы үткәргән конкурста җиңеп чыккан “Яралу” хайваннарга ярдәм иганә фондының “Аккошларны реинтродукцияләү” экологик агарту проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Аккошлар күлгә канатларын бәйләмичә җибәрелде, шунлыктан алар Казанның һәм аның тирә-ягының бүтән сулыкларына күченергә, арытаба ирекле яшәүгә күчәргә дә мөмкин.
Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың әйтүенчә, бу бик вакытлы акция, ул уңайлы һәм күркәм шәһәр тирәлеге булдыруның бер өлеше булып тора.
“Бүген бездә бик зур вакыйга. Кабан күленә җибәргән аккошларыбыз монда ияләшеп китәр һәм яшәргә калыр дип өмет итәбез. Европа башкалаларында сулыкларда аккошлар йөзеп йөрү гадәти хәл булып тора бит, – дип белдерде Казан зоо-ботаника бакчасы директоры урынбасары Александр Малев. – Ирексез шартларда үскән аккошлар инде кешеләргә күнеккән, алардан өрекми. Орнитологлар бу аккошлар бәпкә дә чыгарыр дип бик өметләнә. Күлгә элегрәк чыгарылган бер пар аккош инде йомырка басып утыра. Кышлауга килгәндә, – былтыр махсус сатып алынган насос күлдәге бәкене туңдырмый саклаган иде инде.”
Проектның максаты – ысылдык аккошларның урбанизацияләнгән, шәһәр сулыкларында яшәргә сәләтле популяциясен булдыру. Бу Казанга туристлар җәлеп итү өчен дә уңай фактор булачак, Казанның шушы ял зонасын да бизәп торачак, халыкка экологик тәрбия бирү, табигать саклау идеяләрен киң пропагандалау өчен дә хезмәт итәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте