Түбән Камада булачак Экопаркны 300 кеше җыештырды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәр­ләре, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге муниципаль хезмәткәрләр, барлыгы 300дән артык кеше, Красный Ключ бистәсендә Кама елгасы яр буйларын җыештырды. Эшкә 10 махсус техника җәлеп ителде. Барлыгы 16 кубометр көнкүреш чүп-чары (күбе­сенчә пикниклардан калган буш шешәләр) һәм төзелеш калдыклары җыеп озатылды. Шәһәр халкы ял итә торган бу урын арытаба төзекләндерелеп, тагы да уңайлырак хәлгә китереләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International