Әлмәт районы Югары Акташ авылы балалар бакчасында “Танып-белү һәм тикшеренү эшчәнлеге аркылы мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә экологик культура формалаштыру” дигән конференция үткәрелде. Анда Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Әлмәт районы балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты. Чара алдыннан балалар чәчәкләргә багышланган “Куянкайга бүләк” тамашасы күрсәтте. Аннары бакча тәрбиячеләре балаларга экологик культура иңдерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук кәгазь калдыклардан чәчәкләр ясау буенча “Язгы могҗиза” дип аталган мастер-класс оештырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте