Казан милли тикшеренү-технология университетының (КХТИ) 3-4нче курс студентлары һәм укытучылары, “Горводзеленхоз-Казан” тресты, Аккош урман-паркы, Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре – 60лап кеше – халык яратып ял итә торган, сабантуйлар үткәрелә торган Аккош күле һәм Тирән күл ярларын чистартты. Бер КамАЗ чүп-чар төяп озатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте