Бүген Мәскәүдә, “ЭКОТЕХ” халыкара форумы кысаларында, “Энерготранс” ҖЧҖ, “КАМАтранссервис” транспорт-экспедиция фирмасы һәм “РариТЭК” ҖЧҖ арасында җитештерү, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә партнерлык бәйләнешләрен үстерүгә, “Энерготранс” һәм “КАМАтранссервис” транспортында мотор ягулыгы итеп табигый газ куллануны киңәйтүгә юнәлтелгән килешү имзаланды. Килешүгә “Энерготранс” ҖЧҖ директоры Ринат Гарәфиев, “КАМАтранссервис” ТЭФ директоры Сергей Хаюзкин һәм “РариТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Рафаил Батыршин кул куйды. Килешү юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга, дөнья стандартларын иңдерүгә, пассажирлар һәм йөртүчеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга, Евро-1, Евро-2, Евро-3 моторлы транспорт чараларын Евро-4 һәм Евро-5 моторлыга алыштыруга, экологик чиста газ моторлы транспорт чараларын куллануга, мотор ягулыгы итеп табигый газ кулланудан экономик файда алуга юнәлтелгән яңа технологияләр иңдерергә мөмкинлек бирәчәк.
Кичә “ЭКОТЕХ” халыкара форумы кысаларында “РариТЭК” белән шундый ук килешүне “Альянстрансатом” АҖ имзалаган иде.Министрлыкның матбугат хезмәте