Экология министрлыгы делегациясе «ЭКВАТЭК-2016» халыкара форумында булды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән делегациясе Мәскәүдә “ЭКВАТЭК-2016. Су: экология һәм технология” халыкара форумында булды.

Бу эре күргәзмә-форумга тәҗрибә уртаклашыр өчен алдынгы Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре, су бирү, су бүлү, су ресурсларын саклау һәм куллану белгечләре җыелган. 490нан арты экспонент су тармагы җиһазлары һәм хезмәтләренең су әзерләү, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту, үткәргеч торбалар системасын төзү һәм куллану кебек бөтен спектрын күрсәтә.

Форумда күрсәтелгән тематик бүлекләр: су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау; су әзерләү; индустриаль һәм коммуналь су бирү; юынты суларны чистарту һәм утырымнар белән эш итү; процессларын автоматлаштыру; су сыйфатына контроль; коммуналь сфераның инженерлык коммуникацияләрен төзү, ремонтлау, диагнозлау (СитиПайп экспозициясе); инженерлык коммуникацияләрен траншеясыз төзү һәм ремонтлау алым­нары (NO-DIG Мәскәү экспозициясе); гидротехника һәм су мелиорациясе корылмалары төзү, җир асты суларын эзләү һәм чыгару; су шешәләү (БВ Шоу экспозициясе). Форумның оештыручысы – “ЭКВАТЭК компаниясе” ЯАҖ.

“Су саклау зоналары елы кысаларында чистарту корылмалары көнүзәк тема булып тора. Бүген монда дөньяның 30 иленнән 500ләп компания күрсәтелгән. Без үз республи­ка­быз өчен кызыклы булган яңа технологияләрне һәм заманча җиһазларны карадык. Күбе­сенең Татарстан базарында эшләү тәҗрибәсе дә бар”, – дип белдерде Фәрит Габделганиев.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International