Мәскәүдә, “ЭКОТЕХ” халыкара форумы кысаларында, “Альянстрансатом” АҖ һәм “РариТЭК” ҖЧҖ арасында җитештерү, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ул “Альянстрансатом” транспортында мотор ягулыгы итеп табигый газ куллануны киңәйтүне күздә тота. Килешүгә “Альянстрансатом” АҖ генераль директоры Людмила Климова һәм “РариТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Рафаил Батыршин кул куйды. Килешү юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга, дөнья стандартларын иңдерүгә, пассажирлар һәм йөртүчеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга, Евро-1, Евро-2, Евро-3 моторлы транспорт чараларын Евро-4 һәм Евро-5 моторлыга алыштыруга, экологик чиста газ моторлы транспорт чараларын куллануга, мотор ягулыгы итеп табигый газ кулланудан экономик файда алуга юнәлтелгән яңа технологияләр иңдерергә мөмкинлек бирәчәк.
“ЭКОТЕХ” халыкара форумында Татарстан экспозициясен республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев тәкъдим итә. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев актив катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте