Түбән Камада яшәүче табигать законнары бозылуны ачыкларга булышты

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада яшәүче бер кеше Индустриаль урамында урнашкан “Түбән Кама дәүләт ветеринария берләшмәсе” артындагы территориягә бер КамАЗ ботак-чатак аударылу турында Экология министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә хәбәр итте, Инспекторлар урынга барып фактны раслагач, РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ эш кузгатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International