«Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш» автомобиль юлы буйлары чистартылды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Язгы санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан территориясен чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Мәсәлән, экологлар, “Волгадорстрой” ҖЧҖ, “Раиф ком­муналь челтәрләре” ТКИ хезмәткәрләре, Яшел Үзән районы Раиф урта мәктәбе укыту­чылары һәм укучылары, Бело-Безводный авылында яшәүчеләр “Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш” автомобиль юлы буйларын чистартты. ККК полигонына 10 кубометрдан артык чүп-чар озатылды.

Өмәдә катнашучылар барлык автомобиль йөртүчеләрне юлларда чисталык сакларга, чүп-чарны һәм кирәксез әйберләрне шуның өчен билгеләнгән урыннарга гына ташларга өнди.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International