Балалар бакчасында – экология бәйрәме

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 63нче балалар бакчасында экология бәйрәме үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, педагоглар, ата-аналар да катнашты. Бәйрәм өчен “Чүп-чардан могҗизалар” дип аталган, балалар һәм олылар икенчел чималдан ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе дә оештырыл­ган иде. Әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Җир – уртак йортыбыз” дигән театраль тамаша куйды. Аннары төрү кәгазеннән, салфеткалардан, гәзит-журналлардан, чүп пакетларыннан, дисклардан, аудиотасмалардан ясалган “модалы” киемнәр күрсәтелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International