Әлмәт экологлары рейды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Әлмәтнең Урау юл урамындагы кафе янында 100 кв.м мәйданлы чүплеккә тап булды. “Ул чүп-чарны якын арада ККК полигонына озатырга җыена идек”, – дип аклана кафе вәкилләре. Аңа карамастан, ТР КоАП 3.6 статьясы (“Торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзеклән­дерүнең, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” буенча админи­стратив беркетмә төзелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International