Түбән Камада халыкны санитар-экологик чистартуда актив катнашырга чакыруны максат иткән “Яшел трамвай” акциясе үткәрелде. Аның быелгы шигаре – “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” булды. Чарада Кама Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм балаларның Экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар һәр тукталышта халыкка бүләк итеп кабарткычлар һәм чәчәк орлыклары салынган конвертлар таратты. Ул чәчәкләрнең нинди булачагын алар җирдә шытып чыкканнан соң гына белергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте