Баулыда нефть ташучы ауды – 500 кв.м җир пычранды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген иртән Баулы районы Яңа Зареченск авылы янында, Кандыз елгасыннан су алу мәйданчыгында “Самар автотранспорт компаниясе”нең нефть ташучысы ауды. Нәтиҗәдә 500 кв.м җиргә 24 кубометр нефть түгелде. Нефть элпәсенең Кандыз елгасына төшүе күзгә күренми. Түгелгән нефтьнең кар суы өстенә җәелүен булдырмау чаралары күрелде. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары нефть түгелгән урыннан туфрак һәм кар суы пробалары алды. РФ Җир кодексының 42 статьясы (җирләрне һәм туфракларны пычрату, ярлыландыру, деградацияләү, бозу, юк итү бүтән тискәре йогынты) һәм “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” 10.01.2002 №7-ФЗ федераль законының 46 статьясы (нефть-газ чыгару объектларын, нефть, газ һәм аларны эшкәртү продуктларын эшкәртү, ташу, саклау һәм сату-алу объектларын урнаштырганда, проектлаганда, төзегәндә, реконструкцияләгәндә, эксплуатациягә керткәндә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге таләпләр) бозылу теркәлде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International