Калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хисапларын вакытында бирмәгән эшмәкәрләр административ җавапка тартылачак. Штраф рәвешендәге җәзаларны РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) күздә тота.
Штраф күләмнәре:
– вазифалы затларга – 10 000нән алып 30 000 сумга кадәр;
– юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга – 30 000нән алып 50 000 сумга кадәр (яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору);
– юридик затларга – 100 000нән алып 250 000 сумга кадәр (яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору).
Хисаплар тапшыруның рәсми билгеләнгән срогы 1 мартта чыкты. Штрафка тартылучылар арасында: “Кәгазь компаниясе” ҖЧҖ (Казан), “Буа ягулыгы ҖЧҖ (Буа), “Агрофирма”, “Яңа юл” ҖЧҖләре (Тәтеш районы), “АБАК” ЯАҖ (Казан), АИСТ-Пресс” ҖЧҖ (Казан), “Чаллы сәүдә базасы” ҖБ, “Боровецк” ҖЧҖ (Чаллы), “Волгасельстрой” ҖЧҖ (Казан), “РАМТЭЛ” ҖЧҖ (Чаллы), “Фториндустрия” ҖЧҖ (Әлмәт), “Стомус комфорт-НК” ҖЧҖ (Түбән Кама), “Рада” ҖЧҖ (Түбән Кама) һәм башкалар.
Билгеле булганча, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 статьясына ярашлы рәвештә үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында белдерү тәртибендә хисап бирергә бурычлы. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хисапларын ел саен 1 мартка кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте