Мамадыш балаларының “Язгы игелек атнасы” акцияләре кысаларында оештырылган җыештыру чарасы “Тирәк-якта чисталык – яхшы кәефкә сәбәп” дигән девиз астында узды. 1нче урта мәктәп иреклеләре, кирәкле әйберләр белән коралланып, күмәк көч белән паркларны, скверларны, урамнарны, халык ял итә торган урыннарны чүп-чардан, буш шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан чистартты.
Билгеле булганча өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар арасында республика конкурсы үткәрелә. Катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә үзең төшергән фотоны я видеороликны #ЭКОЯЗ хэштегы белән салырга кирәк. Төп приз – iPad Air. Ул 23 апрельдә тапшырылачак.
Конкурсның шартлары гади:
1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.
2. Хәбәрне үз битеңә күчереп салырга.
3. Конкурс фотографиясен үзеңдә #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән урнаштырырга.
4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.
5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте