Кеше һәм әйләнә-тирәлек бәйләнешләре, табигатьнең һәм антропоген комплексларның торышын бәяләү алымнары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының биологик төрлелеге – бүген Буа районы академик Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә 6-11 класс укучылары өчен уздырылган XV район экологик конференциядә әнә шундый темалар каралды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.
Конференция түбәндәге секцияләр буенча узды:
– гомуми экология;
– туган як экологиясе;
– әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы.
Министрлыкның матбугат хезмәте