Актаныш районында санитар-экологик икеайлык кысаларындагы күмәк җыештыру үткәрелде. Район һәм авыл хакимиятләре, шөгыльлелек үзәге, мәгариф бүлеге, пенсия фонды, мәдәният сферасы һәм оешмалар хезмәткәрләре, барысы 100 артык кеше хакимият биналары тирәсендәге карларны таратып ташлады. “Актанышыбызны матур һәм күркәм итеп күрергә телибез. Һәр кеше районны җыештыруга хезмәт өлеше кертте. Яшәгән урыныңда тәртип булдыру – нәкъ безнеңчә”, – диләр җыештыруда катнашучылар һәм барлык халыкны да өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә катнашырга чакыралар. Якын арада тагын территорияләрне чистарту өмәсе үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте