Бөгелмәдә “Тирә-якның чисталыгы үз кулыбызда” дигән шигарь астында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, өмә үткәрелде. Мэрия хезмәткәрләре бер сәгать эчендә якын-тирә һәм беркетелгән территорияләрдәге карларны таратып чыкты. Алдагы ял көннәренә дә өмә билгеләнгән – территорияләрне чүп-чардан чистартырга предприятие һәм оешма коллективлары, студентлар, мәктәп балалары, иреклеләр чыгачак.
Быел санитар-экологик икеайлык “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында уза. Өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар арасында конкурс үткәрелә. Катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә төшерелгән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк. Төп приз – iPad Air. 23 апрельдә тапшырыла.
Конкурсның шартлары гади:
1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.
2. Үз битеңдә хәбәрнең репостын ясарга.
3. Үзеңдә конкурс фотографиясен #ЭКОЯЗ хэштегы белән салырга.
4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.
5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте