Төче су хәзинәләрен коткару фонды (“Су саклаучылар”) “H2O” дигән экологик плакат конкурсы үткәрә. Максаты – яшьләрнең су объектларын саклау өлкәсендәге экологик культурасын, кызыксынуын һәм активлыгын күтәрү.
Конкурста 3 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр (балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, яшь белгечләр, иреклеләр, коммерциясез оешма вәкилләре, журналистлар) катнаша ала. Шәхсән һәм төркемләп катнашырга мөмкин.
Рәсем, коллаж, компьютер графикасы, аппликация, күләмле плакат, фотография (катнашучының я катнашучылар төркеменең плакат белән фотосы), плакатның скан-күчермәсе кебек плакат төрләре кабул ителә. Эшнең форматы ирекле. Иҗади эшләрне чикләнмәгән санда бирергә ярый.
Плакатлар авторның яшенә, башкару осталыгына, үтемлелеккә, оригинальлеккә ярашлы рәвештә бәяләнәчәк.
Иҗади эшләр 2016 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак белешмәләр www.waterkeepers.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте