Волонтер булып – Гейзерлар үзәненә

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Камчаткадагы Кроноцкий дәүләти табигать-биосфера тыюлыгы волонтер ир-егетләрне хуҗалык эшләренә – түшәүле сукмакларны һәм вертолет мәйданнарын кардан чистартуга, туристик инфраструктура объектларын ремонтлау һәм төзүгә, вертолетларны төяү һәм бушатуга һ.б. чакыра.

Кроноцкий тыюлыгының волонтерлык программасында катнашучылар Гейзерлар үзәнендә, Узон вулканы кальдерасында, Семячик лиманы яр буенда я Курил күлендә булып кайта алачак. Тыюлыклы почмакларга экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очра­шулар, хайваннарны табигый яшәү тирәлегендә күзәтүләр, кыргый табигатьне фотога һәм видеога төшерүләр планга кертелгән.

Майдан октябрьгәчә Кроноцкий тыюлыгы территориясендә волонтер булып эшләргә әзер булган ир-егетләргә www.kronoki.ru сайтының “Волонтерлык” бүлегендәге анкетаны тутырырга тәкъдим ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International