Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль округы инспекторлары, журналистлар белән бергә, Алабуга шәһәренең түбәнге өлешендә, Камал урамында, иске мебель фабрикасына якын урнашкан бер кишәрлеккә рейд белән барды. Бу урын – район картасындагы иң проблемалы нокталарның берсе, күптән түгел генә анда гел стихияле чүплек барлыкка килеп тора иде. Хәзер исә коммуналчылар моннан чүп-чарны өзлексез ташу, якын-тирәне әледән-әле җыештыру оештырган.
Бүген үк Алабугада территорияләр җыештыру үткәрелде, анда шәһәр коммуналь службаларының уннарча хезмәткәре катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте