Казанда Яшьләрнең II республика экологик конференциясе үткәрелә

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр Яшьләрнең II республика экологик фәнни конференциясендә катнаша ала. Конференция Татарстан Фәннәр Академиясенең 25 еллыгына һәм “Җир Хартиясе”нең 15 еллыгына багышлана. Чара Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында 2016 елның 7-8 апрелендә үткәрелә. Аның эш юнәлешләре:

1. Экология, табигатьтән файдалану һәм тотрыклы үсеш.

2. Табигатьтән рациональ файдалануны тәэмин итүнең хокукый нигезләре.

Конференция эшендә үзең катнашу гына күздә тотыла. (Доклад – 10 минут, сорауларга җаваплар – 10 минут.) Йомгаклар буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы бастырылачак (ISBN билгеләнеп), аңа телдән доклад ясаган катнашучыларның мәкаләләре кертеләчәк. Иң яхшы эшләр Россиянең гамәли экология журналында (РИНЦ) дөнья күрәчәк.

Мәкаләләр 2016 елның 21 мартына кадәр confer-ipen@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Тулырак белешмәләр 298-22-66 телефоны буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International