Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “ЭкоЛогик” хәрәкәте вәкилләре Казанның алдынгы ВУЗлары студентлары өчен “Экологик яшәү рәвеше” дигән лекция укыды. Ул рациональ, дөрес һәм сәламәт туклану, көнкүреш химиясен алыштыргычлар, экологик йорт, чүп-чарны сортлау һәм аерым җыю, кеше һәм табигать өчен куркынычсыз сатып алулар турында иде.
“ЭкоЛогик”ның максаты – кешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын минимумга калдыру өчен калдыкларны сортлауның һәм материалларны кабат куллануның өстенлекләрен күрсәтү. Хәрәкәт айга бер тапкыр икенчел чималны һәм кирәксез әйберләрне аерым җыю акцияләре үткәрә, системалы рәвештә “Калдыкларны аерым җыю”, “Чүп-чар түгел, ә икенчел чимал”, “Шәһәрдә экологик яшәү” дигән лекцияләр укый.
Министрлыкның матбугат хезмәте