Чаллыда җыештыруга 700дән артык кеше чыкты

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Чаллыда да “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, күмәк җыештыру булып узды. Комсомол районында “Жилком­сер­вис” идарә компаниясе, подряд оешмалары эшчәннәре, йорт буенча башлыклар, акти­вистлар йорт яны территорияләрен һәм якындагы скверны чүп-чардан чистартты, агач-куакларны кыркыды. “Шәһәребезнең чисталыгы аны җыештыручы һәм төзекләндерүче службалардан гына түгел, анда яшәүчеләрнең культурасыннан һәм ихтирамлы карашын­нан да тора”, – диде җыештыруда катнашучылар һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең барысын да өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә катнашырга чакырды.

Билгеле булганча, Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министр­лыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International