Экологик белем дәресе

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Казанның 47нче балалар бакчасында “Табигатькә дус бул!” шигаре астында экологик дәрес үткәрелде. Табигатькә сак караш, аның байлыкларын һәм матурлыгын саклау турында балаларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы белгече Елена Галимҗанова сөйләде. Балалар өчен шулай ук “Пилигрим” табигать белеме түгәрәгенең динозавр Парамоша булып киенеп алып барылган уен-шөгылендә катнаштылар, Парамоша аларга Җирнең барлыкка килүе, палеонтология, борынгы балыкларның барлыкка килүе һәм тереклек итүе, рептилияләр һәм мамонтлар турында сөйләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International