Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.
Ишегалдын, паркны, скверны, районны, шәһәрне, республиканы генераль җыештыруда катнаш та – шул хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең я дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз – iPad Air. Ул Казанда 2016 елның 23 апрелендә узачак шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырыла.
Конкурсның шартлары гади:
1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.
2. Хәбәрне үз битеңә күчереп салырга.
3. Конкурс фотографиясен үзеңдә #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән урнаштырырга.
4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.
5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте