Соболек күле буеннан 5 кубометр чүп-чар җыеп озатылды

2016 елның 1 апреле, җомга

Бүген Түбән Камада, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” дигән девиз астында өмә үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлык­лар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Казан Иннова­ция университетының Түбән Кама филиалы студентлары, балаларның биология үзәге хезмәткәрләре, Транспорт-Экспресс транспорт компаниясе хезмәткәрләре Соболек күле яр буен чүп-чардан чистартты. Территориядән 5 кубометр чүп-чар җыеп озатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International