Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, экологик икеайлыкка керешеп, Бөгелмә шәһәре башлыгы Михаил Конков һәм журналистлар белән бергә, рейд үткәрде. Элекке ит комбинаты территориясендә рөхсәтсез ташланган кирпеч ватыклары табылды. Чүпләнгән мәйдан 4000 кв.м тәшкил итә. Бу турыда, территорияне тәртипкә китертү максатыннан, район башкарма комитетына хәбәр ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте