Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары экологик икеайлык кысаларында Азнакай һәм Мөслим районнарына рейд үткәрде. Аның барышында берничә бозу, шул исәптән 101 кв.м җирдә җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру ачыкланды. РФ КоАП 8.2 ст. (җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын бозучы матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү) буенча беркетмәләр төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте