Экологлар «Литмаш»ның кою цехын эштән туктатты

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәттә яшәүчеләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә “Литмаш” ҖЧҖ кою цехыннан һавага пычраткыч матдәләр чыгарылу турында шикаять итте. Инспекторлар дугалы корыч кою миченнән чыга торган неорганик тузанны пробага алып тикшерде, “Литмаш”ка карата беркетмә төзеде. Материаллар судка бирелде. Предприятие атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгарырга махсус рөхсәте булмаган килеш эшләгән. Әлмәт шәһәр суды “Литмаш” ҖЧҖен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. (атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу) буенча җавапка тартып, аның эшчәнлеген өч айга туктатып тору турында карар чыгарды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International