Фәрит Габделганиев: “Татарстанлылар чисталыкка күнеккән. Районнарда инде җыештыруга керештеләр. Халыкның активлыгы кимемәсә, шул көе калса, май бәйрәмнәренә кадәр күмәк көч белән тәртип салырбыз”.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев бүген Яшел Үзәндә булды, анда “Чиста яр” табигать саклау акциясе оештырылган иде. Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадетлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Сумка елгасы ярларын буш шешәләрдән һәм полиэтилен пакетлардан арындырды. Хәрби белем бирү оешмасының эше дә аеруча булды – балалар җыештыруга тулы “хәрби” әзерлек белән кереште. Ярты сәгать тә үтмәде, территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде. “Безнең кадетлар мәктәбендә ЭКО – экологик кадетлар оешмасы эшли, – диләр шәһәр тибындагы Васильево бистәсе башлыгы Олег Антонов һәм бистә советы депутаты Фоат Гатин, – рәсми икеайлыкка кадәр үк чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрә башлау аның өчен традиция булып тора.”
Иртәгәдән бөтен республикада территорияләрне чистарту буенча санитар-эпидемиологик икеайлык башлана. Экология министры Фәрит Габделганиев калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклау һәм бетерү эшләрен май бәйрәмнәренә кадәр бетерү бурычын куйды.