Казанда Бөтендөнья Су көне үткәрелә

2016 елның 4 марты, җомга

Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне үткә­релә. Чараның беренче өлешендә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты отрядының фото күргәзмәсе ачыла, анда “Суыклык полюсы”, “Антарктида-100”, “Россиянең Поляр түгәрәк арты”, “Поляр түгәрәк” дигән дөнья рекордларын кую бары­шында экспедиция әгъзалары төшергән фотолар тәкъдим ителә. Икенче өлештә су асты тикшеренүләре: су астында Россия сулыш алу җиһазлары белән эшләү күрсәтелә. Тикше­ренү отряды әгъзалары планетаның иң экстремаль нокталарындагы фәнни эшчәнлек турында сөйли.

Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер да катнашачак.

Су көнен үткәрү идеясе беренче башлап 1992 елда БМОның Әйләнә-тирәлекне саклау һәм үсеш конференциясендә әйтелгән, һәм БМО Генераль Ассамблеясы үзенең 47/193 22.02.1993 ел резолюциясе белән 22 мартны Бөтендөнья Су ресурслары көне дип игълан иткән иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International