Гаризалык принцибы аз өйрәнелгән җир асты байлыкларына лицензияне документларын беренче биргән компания алачакны күздә тота. Бу вакытта җир асты байлыкларын кулланучылар дәгъва итә алган кишәрлекләрнең саны үлчәме чикләнәчәк: чимал хәзинәләре турында белешмәләре булмаган кишәрлекләр 3тән артмый, углеводород чималлы һәр кишәрлекнең үлчәме 500 кв.км.дан арта алмый, диелгән Табигать министрлыгының рәсми сайтында.
Хәзерге вакытта җир асты байлыкларын кулланучылар гамәлдә өйрәнелмәгән углеводородлы кишәрлекләрдә геологик эзләнүгә лицензияне шул кишәрлекне исемлеккә кертүгә гариза биргәч кенә алырга мөмкин. Ләкин бу җир асты байлыкларын кулланучының лицензия алуын гарантияләми, чөнки кишәрлек объектлар исемлегенә кертелгәннән соң аңа берничә компания дәгъва итә ала.
Бүгенге көндә “гаризалык” принцибы каты файдалы казылма яткылыкларын эзләү өчен генә кулланыла.
Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской элегрәк әйткәнчә, җир асты байлыкларын кулланучылар 2 ел эчендә рекордлы 746 гариза биргән. Шуларны карау йомгаклары буенча 305 лицензия бирелгән. Шул ук вакытта геологик өйрәнүгә лицензияләр соңгы 10 елда уртача 25 кенә бирелгән.
Гаризалык принцибын киңәйтү макроэкономик хәлгә бәйле рәвештә геологик эзләнүләргә инвестицияләр кимүне компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Боерык проекты килештерү өчен министрлыкларга һәм тармакларга җибәрелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте