«Парклар маршы» 22-26 апрельдә үткәрелә

2016 елның 1 марты, сишәмбе

2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, граждан­нарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә. “Парклар маршы” вакытында тыюлыклар, милли парклар, табигать саклау һәм белем бирү оешмалары, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар түгәрәк өстәлләр, пресс-конференцияләр, ачык ишекләр көннәре, балалар өчен экологик чаралар, тематик күргәзмәләр, иреклеләр ярдәме акцияләре һәм саклаулы табигать территорияләренә ярдәмгә хәйрия чаралары җыюлар оештыра.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International