«Аллы-гөлле сәхнә» экологик фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар 26 марткача кабул ителә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Мәгариф һәм мәдәният оешмалары балалар театр коллективларының “Аллы-гөлле сәхнә” II республика экологик фестиваль-конкурсында катнашырга чакырыла. Чара 26-27 апрельдә 15.00дә Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә үткәрелә.  Катнашучылар 6-9 яшьтәгеләр, 10-13 яшьтәгеләр, 14-18 яшьтәгеләр төркемнәренә бүленә. Номинацияләр: “Экологик спектакльләр” (дәвамы чикләнмәгән), “Экологик агитбригада­лар” (10-15 минутлык булса яхшы), “Экологик миниатюралар” (10 минутка кадәр, жанры чикләнмәгән).

Чараның максаты – балаларда экологик культура һәм сәхнә осталыгы формалаштыру, табигатькә кешеләрчә караш пропагандалау.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International