17 мартта «Кәгазьдән ясыйбыз» балалар иҗаты конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

 “Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбия­ләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша ала. Эш темалары: А3 форматындагы кәгазьдә ясалган эшләр, оригами ысулындагы эшләр, квиллинг, паспартуга кысаланган кәгазь пластика, иң күбе А3 форматындагы, 30 см, дан биек булмаган күләмле кәгазь эшләнмәләр.

Тулырак белешмәләр Казан экология-биология үзәгенең рәсми сайтының “Балалар өчен экологик чаралар” бүлегендә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International