Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә “кайнар элемтә” телефоннары эшли башлады. Табигать саклау законнары бозылу турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә мөмкин:
Үзәк ТИ (Казан ш. Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнары):
(843) 267-68-67
Кама буе ТИ (Чаллы ш., Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнары):
8(8552) 59-36-39
Кама Аръягы ТИ (Түбән Кама, Зәй, Сарман районнары):
8 (8555) 45-66-56
Көньяк-Көнчыгыш ТИ (Әлмәт ш., Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирмешән районнары):
8 (8553) 33-03-26
Ык буе ТИ (Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнары):
8(85592)5-13-48
Идел-Кама ТИ (Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнары):
8(84342) 5-35-19
Идел Аръягы ТИ (Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары):
8(84374) 3-11-02
Төньяк ТИ (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары):
8(84366) 3-21-61
Элеккечә үк республика иҗтимагый экология кабулияте эшләп тора. Тулай таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек, су объектына баруны чикләү, суга я туфракка пычраткыч матдәләр ташлану, атмосфера һавасын пычрату турында (843)267-68-67 телефонына, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, “Халык контроле” системасының “Экология категориясенә хәбәр итәргә мөмкин; укучы балалар өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.
Республиканың табигать саклау службалары, профильле министрлыклары һәм тармаклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль башкарма комитетлар 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык үткәрә башлый. Чара республиканың шәһәр һәм районнары территорияләрен чистарту һәм тиешле санитар-экологик торышка китерү максатыннан үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте