Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевның Гидрометеорология көне белән котлавы

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бүгенге көндә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек идарәсе Росгидрометның иң яхшы региональ идарәләре арасында. Бу – сезнең оста һәм тату хезмәт итүегез, үз эшегезне яратуыгыз нәтиҗәсе.

Гадәттән тыш һава торышларын булдырмый калып булмый, ләкин алдан кисәтеп була. Һәм, сезнең вакытлы фаразларыгыз зыянны киметергә генә түгел, табигый һәлакәтләр булган очракта халыкның тормышын һәм саулыгын саклау чараларын алдан күрергә дә мөмкинлек бирә. Сез республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм экологик хәлне контрольдә тотуда хәлиткеч роль башкарасыз.

Сезнең гидрометеорология өлкәсендәге тикшеренү һәм эшләнмәләрегез алга таба да  республика үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа һөнәри уңышлар телим!

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры
Ф.С.Габделганиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International