Көньяк-көнчыгыш һәм Ык буе төбәкләрендә санитар-экологик икеайлыкка әзерлек буенча киңәшмәләр үткәрелде

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы муниципалитетлар вәкиллә­ре катнашында санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зональ киңәшмә­ләр үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсен­дә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирме­шән, Азнакай, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнары буенча шундый бер киңәшмә үткәрде. Чара кысаларында икеайлыкны нәтиҗәле үткәрү мәсьәләсе каралды.

Билгеле булганча, республиканың профильле министрлык һәм тармаклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлыкны 1 апрельдән башлый. Моңа кадәр зональ киңәшмәләр Идел Аръягы, Кама буе һәм Кама Аръягы төбәкләрендә үткәрелгән иде. Иртәгә, 23 мартта, Фаяз Шакиров шундый ук киңәшмәләрне Чистай, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары өчен Чистайда һәм Балтачта үткәрәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International