Фәрит Габелганиев «Евро Акцент Саба» компаниясендә буды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев “Европа Акцент Саба” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Компания, алдынгы Татарстан институтлары ярдәмендә, Германиянең UWA Group Muche Bioworks стандартларына ярашлы, юынты суларны норматив таләпләргә кадәр чистарту корылмалары ясый, бу исә чистартылган су­ларны турыдан-туры дренаж коеларына, фильтрация туннельләренә, канауларга һ.б. агы­зырга мөмкинлек бирә. Чистарту корылмаларында юынты суларны 99.99%ка кадәр чис­тарта торган заманча технологияләр киң кулланыла. Министрга компаниянең Саба, Түбән Кама, Менделеев, Зәй, Әлмәт, Тукай һ.б. районнарда иңдерелгән эшләре күрсәтелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International