Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында җир асты байлыкларын куллануга аукционнарда катнашу өчен документлар конвертларын ачу процедурасы үткәрелде, шулай ук аукционнарда катнашуга гаризаларны теркәүгә йомгак ясалды. Җирле әһәмияттәге 11 җир асты байлыклары кишәрлеген кулланышка бирергә тәкъдим ителгән, шулардан 10 кишәрлек буенча аукционнарда катнашуга гаризалар бирелгән иде. Пичәтләнгән конвертларны ачу нәтиҗәләре буенча Аукцион комиссиясе бирелгән документларның кушымта исемлекләргә туры килүе һәм гаризаларны теркәү турында карарлар кабул итте. Хәзерге вакытта комиссия гаризаларга экспертиза ясый.
Өстәмә белешмәләр Министрлыкның рәсми сайтының “Җир асты байлыкларын куллану” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте