Фәрит Габделганиев Казан архитектура-төзелеш университетында лекция укыды

2016 елның 19 марты, шимбә

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профильле белгечлекләргә укучы студент­лары өчен “Экология һәм тотрыклы үсеш. Россия Федерациясендә экологик идарә итү” дип аталган лекция укыды.

Лекциядән соң университетның яшел стандарт­лар буенча компетенцияләр үзәге, җәмә­гать объектларын Россия һәм чит ил стандартлары буенча сертификатлау тәҗрибәсе, яшел стандартларны Татарстан­да иңдерүнең торышы һәм перспективалары турында әңгәмә үткәрелде. Министр студентларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International