Фәрит Габделганиев Россия Табигать күзәтчелеге коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Табигать­тән файдалану федераль службасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак, анда исә 2015 елга йомгаклар ясалачак һәм 2016 елга төп эш юнәлешләре билгеләнәчәк. Чара 15 мартта Мәскәүдә үткәрелә. Төп докладчы – Россия Табигать күзәтчелеге җитәк­чесе Артем Сидоров. Утырыш күзәтчелекнең  http://rpn.gov.ru/translation сайтында 11.00дә туры трансляциялә башлый.

Күзәтчелек сайтында әйтелгәнчә, узган елда Россия Табигатьтән файдалану федераль службасы 30 меңнән артык экологик күзәтчелек чарасы үткәргән, шуларның яртысы диярлек – кинәт тикшерүләр. 2016 елга бурычлар арасында – негатив йогынты объектла­рын исәпкә алу реестры булдыру, калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, Россиядә Экология елын үткәрүгә әзерлек һәм башкалар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International