14 март – Халыкара Елгалар көне

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бүген дөньяның уннарча илендә Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Элегрәк бу мөһим экологик дата “Халыкара Буаларга каршы көрәш көне”, шулай ук “Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау гамәлләре көне” дип атала иде. Ул беренче тапкыр 1998 елның 14 мартында билгеләп үтелде, ул чакта 20дән артык илдә, шул исәптән Россиядә, Бразилиядә, Һиндстанда, Таиландта, Австралиядә, Япониядә, АКШта 50дән артык протест акциясе үткәрелде, елгалар язмышына битараф түгелләр демонстрацияләргә чыкты, елга чистарту өмәләрендә катнашты. Елгалар көненең төп максатларына сулыкларны чиста тоту, елгаларны чистарту керә. Хәзерге вакытта буаларга каршы хәрәкәт әледән-әле үткәрә торган чараларда һәр юлы 100 мең чамасы кеше катнаша.

Акция үткәрүнең төп максаты – кешелек игътибарын экосистемаларга һәм табигый яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясаучы зур буалар һәм сусаклагычлар төзү юлы белән елгаларны бозу проблемасына юнәлтү.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International