Бүген Санкт-Петербургта су ресурсларына антропоген йогынтыны киметүгә һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык чараларына багышланган VII халыкара “Экология” форумы башланды. Форумның төп темалары: Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы, эчә торган су сыйфатын күтәрү, коммуналь су аеруда зыяннарны киметү, индустриядә һәм коммуналь хуҗалыкта нәтиҗәле технологияләр иңдерү, нефть-газ чыгару секторында экологик куркынычсызлык, каты калдылар белән эш итү проблемалары.
Чарада РФ Дәүләт Думасының Табигый ресурслар комитеты әгъзалары, махсус җиһазлар ясаучы алдынгы индустрия предприятиеләре һәм компанияләре вәкилләре катнаша.
Форум азагында тәкъдимнәр рәвешендәге резолюция чыгарылачак, ул су ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарны һәм дәүләт көйләвен камилләштерү, Россиядә калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру өчен дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк.
Чара Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Форумның партнеры булып Россия су тәэминәте һәм су аеру ассоциациясе тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте